Яңа төзелешкә ипотеканы субсидияләү программасы Рәссәй Президенты Владимир Путин кушуы буенча 2020 елның апрелендә, коронавирус инфекциясе таралу фонында, төзелеш тармагына ярдәм итү һәм торак алу мөмкинлеген тәэмин итү максатыннан эшләтеп җибәрелде. РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин белдергәнчә, ташламалы ипотека программасын эшләтеп җибәрүдән башлап, банклар 6,5% белән 1,337 трлн сумга 450 мең кредит биргән. Ташламалы ипотека географиясе иң киң, программада Рәссәй Федерациясенең 85 субъектында яшәүчеләр катнашты. Иң кирәкле ташламалы ипотека Санкт-Петербург, Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Краснодар крае, Свердловск өлкәсе, Төмән өлкәсе, Ростов өлкәсе, Татарстан Республикасы, Башкортостан Республикасы, Новосибирск өлкәсендә булды. «Без ташламалы ипотека программасы илнең барлык төбәкләрендә дә кешеләр өчен бик кирәкле булуын күрәбез. 2021 елда гына да 335 млрд. сумлык 100 мең кредит бирелгән, кредитның уртача күләме якынча 3 млн.сум тәшкил итә», – дип шәрехләде РФ төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин. Программаны эшләтеп җибәрү торак базарында яңа төзелеш күләмнәре артуны тәэмин итте: агымдагы елның 3 аенда бирелгән торак төзелешенә рөхсәтләр мәйданы 2020 елның I кварталындагы шундый ук күрсәткечтән 54%ка арткан.