Татарстанда «Экология» илкүләм проекты һәм «Катв коммуналь калдыклар белән эш итүнең комплекслы системасы» төбәк проекты нигезендә салынган күрсәткечләргә максималь тиз ирешергә планлаштыралар. Бу хакта бүген журналистларга ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте. «Төп максат-илкүләм проект тарафыннан салынган күрсәткечләргә максималь тиз ирешү. Бу сортланган калдыкларның өлешен 2030 елга 100%ка кадәр арттыру. Моның өчен тиешле инфраструктура булдырырга, аерым җыю кертергә, барлык калдыкларны сортировкалау аша үткәрергә, утильләштерү объектларын формалаштырырга кирәк. Могҗизалар булмый, барлык бурычларга да финанслау кирәк», - диде ул. «Федераль дәрәҗәдә норматив базаны үзгәртү һәм реформага тискәре мөнәсәбәтне киметү, калдыклар барлыкка килүчеләр һәм региональ операторлар арасындагы мөнәсәбәтләрдә киеренкелекне бетерү өчен без максималь конструктив тәкъдимнәребез белән килербез дип өметләнәм», — диде Фролов. Татарстан каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең яңа системасына 2019 елның 1 гыйнварыннан күчте. Төбәктә ике төбәк операторы билгеләнгән. Көнчыгыш зона буенча регоператор статусы «Гринта» ҖЧҖ компаниясенә, ә Көнбатыш зона буенча «ПЖКХ» идарәче компаниясе»ҖЧҖгә бирелде. Ел саен республикада 1,7 млн тоннага якын калдык барлыкка килә. Хәзерге вакытта чүп-чарның уртача 6-8% сортлана. Калдыклар белән эш итүнең комплекслы системасын формалаштыру Рәссәй Президенты Владимир Путинның «май указлары» нигезендә эшләнгән «Экология» милли проекты кысаларында алып барыла.