2021 елның 22 апрелендә ТР Төзелеш Министрлыгында Татарстан Республикасында төзелештә BIM-технологияләр кертү буенча заказчылар өчен семинар узды. Семинарны оештыручы - «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ. Семинарда республиканың заказ бирүчеләре, техник заказ бирүчеләре, проект оешмалары, төзелеш оешмалары, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре катнашты. Семинарны «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ башлыгы Мәҗит Салихов ачты. «Безнең ТР Төзелеш министрлыгы йөкләмәсе буенча без укыту программалары эшләдек. Безнең республикада, шул исәптән «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ базасында гамәлгә ашырыла торган яңа белем бирү юнәлешенең максаты – төзелеш тармагында проект белән идарә итү күнекмәләренә өйрәтү, алар хәзерге шартларда төзелеш белән шөгыльләнүчеләргә кирәк. Проектлаучылар белән бергә түгәрәк өстәлләр уздырабыз, Рәссәй программалары белән тәэмин ителешне өйрәнәбез, укыту программаларына мониторинг ясыйбыз, әлеге тема буенча киңәшмәләрдә, форумнарда һәм вебинарларда катнашабыз, барлык заказчыларга һәм мөрәҗәгать итүчеләргә Проект документларына экспертиза үткәрү процедурасында ярдәм итәбез», - дип хәбәр итте Мәҗит Салихов. Спикерлар булып Татарстан Республикасында BIM өлкәсендә әйдәүче практикалар – «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ, «АБ1 архитектура бюросы» ҖЧҖ, «ТИГП» ДУП, «СиСофт Казан» ҖЧҖ, шулай ук Санкт-Петербург дәүләт экспертизасы һәм Renga Software үзәгенең (Мәскәү шәһәре) чакырылган экспертлары чыгыш ясады.