Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында “Татарстан Республикасының күп фатирлы йортлары белән идарә итүче оешмалар Бердәмлеге” Региональ коммерция булмаган партнерлыкның үзеннән-үзе көйләнә торган оешмасының 2012 ел эшчәнлегенә һәм 2013 ел бурычларына багышланган гомуми җыелышы булды.
Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.М. Фролов кереш сүз белән чыгыш ясады. Җыелыш эшендә “ТР СОУ МКД” РНП СРО, ТР ДТИ, “Жилищный сервис” УК ҖЧҖ, “Коммунальник” ТСЖ, “Инженерный Центр Энерготехаудит” ҖЧҖ, “Гранит-Дом” Ук” ҖЧҖ, “IT – технологии” ҖЧҖ, тереклек тәэмин итү эшчеләре профсоюзы Рескомы катнашты.
Гомуми җыелыш үткәрү барышында, торак оешмалары, РФ Хөкүмәтенең “Мәгълүматның ачылуы турында”гы 731 нче номерлы Карарын тормышка ашыру, МКДда энергоресурсларны куллануны хисаплау, 23.11.2009 елдан 261-ФЗ номерлы “Энергияне саклаум һәм энергетик эффективлыкны үстерү, ТКХка кадрлар әзерләүгә эшләр оештыру, идарә оешмалары эшчәнлегенә мәгълүмати технологияләр кертү, куркыныч объект хуҗаларының җаваплыгын иминиятләштерү өлкәсендәге законнарны үзгәртү турында”гы Федераль законны тормышка ашыру турында фикер алыштылар.
Киңәшмә ахырында, ТР ТКХ оешмалары һәм предпрятиеләрендә хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы буенча ТКХ системасы предприятиеләре арасында үткәрелгән республика бәйгесенә, шулай ук 2012 ел нәтиҗәләре буенча Иң яхшы идарә оешмасы республика бәйгесенә йомгак ясалды, җиңүчеләр истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.