Бүген “Корстон-Казань” ДСЯҮдә “Архитектура Оскары” Икенче Республика бәйгесенең бүләкләү тантанасы булды. Чараны оештыручылар булып, Татарстан Республикасы Төзелеш Министрлыгы, архитектура һәм шәһәр төзү буенча Милли агентлык, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты һәм ТехноНИКОЛЬ Корпорациясе торды, чараның партнеры буларак Церезит дип аталган сәүдә маркасы белән Хенкель Баутехник компаниясе чыгыш ясады.
“Архитектура Оскары” Икенче Республика бәйгесенең кунаклары булып тордылар: В.Н. Кудряшев – ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары, архитектура һәм шәһәр төзү буенча Милли агентлык ( Мәскәү шәһәре) җитәкчесе – Е.Л. Косоренкова, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык идарәсе башлыгы – И.С. Гимаев, С.А. Колесников – ТехноНИКОЛЬ Корпорациясе Президенты, шулай ук КДАТУ, Хенкель компаниясе вәкилләре һәм катнашучы компанияләрнең вәкилләре.
Архитектура Оскарын алуга кабул ителделәр: торак, җитештерү һәм склад биналарының проектлары; территорияләрнең төзелеш проектлары; 2011 елның мартыннан 2013 елның мартына кадәрге чорда чыгарылган, реконструкцияләнә торган җитештерү, торак, склад биналары һәм корылмалары, шулай ук Татарстан Республикасындагы төрле яктан файдаланылган иҗътимагый объектларның проектлары. Гаризаларның гомуми санын 70 проект тәшкил итте. Шулар арасыннан, сайлау нәтиҗәләре буенча, 35 сайлап алынды, һәр номинациядә өч дәгъвачы.
Бүләкләү тантанасын ачканда, В.Н. Кудряшев, Татарстан Республикасы архитетурасы һәм төзелеше үсешенә һәр көн үз өлешен керткән катнашучы архитекторларга рәхмәт сүзләрен җиткерде: “ Безнең киләчәгебезнең ничек булуы нәкъ сезнең эшләрдән тора!”.
“Архитектура Оскары” бәйгесенең җиңүчеләре дипломнар һәм истәлекле призлар белән бүләкләнде.