2022 елда төзекләндереләчәк иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирү башланды

2021 елның 26 апреле, дүшәмбе

Бүген Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында һәм «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасында 2022 елда төзекләндереләчәк объектлар өчен тавыш бирү башланды. Тавыш бирү механизмы түбәндәгечә: ТР Дәүләт хезмәтләре порталының төп битендә сораштыру үткәрү турында баннер яки турыдан-туры gorodsreda.tatar.ru сылтама буенча сайтка узарга кирәк; алга таба - ТР Дәүләт хезмәтләре порталының булган хисап язмасы аша авторизацияләнергә яки телефон номеры буенча тиз теркәлү узарга һәм тавыш бирүгә керешергә. Муниципаль районны һәм 2022 елда төзекләндерү өчен паркны сайларга кирәк. «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасында тавыш бирү «Халык арасында сораштыру» бүлегендә уза. Мобиль кушымтада тавыш бирер алдыннан аны яңартырга кирәк (яңарту функциясе булмаса). Әлеге этап узуга, ишегаллары өчен тавыш бирергә мөмкин булачак (районны сайларга, ә аннан соң – эзләнү юлында урамны һәм йорт номерын кертергә һәм ишегалдын сайларга), шулай ук Казансу елгасының яр буе зоналарын үстерү стратегиясен тормышка ашыру өстенлекләрен билгеләргә кирәк булачак. Сүз инде быел ук проектланачак биш парк турында бара - «Казансу янындагы бакчалар», «Манзара», «Рус-немец Швейцария», «Спорт паркы» һәм «Савинов паркы». Казансу елгасын үстерү стратегиясе кысаларында барлыгы 12 яр буе паркы булдыру планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International