«Төзелеш тармагы лидерлары» бөтенрәссәй идарәчеләр конкурсының беренче этабы тәмамланды, теркәлгән катнашучыларның гомуми саны – 9765 кеше. Татарстаннан 123 кеше катнаша, шуларның 10сы конкурсның икенче этабына узды. Май аенда ярымфинал һәм финал булачак. Ярымфинал кысаларында төзүчеләр конкурсның төркем һәм индивидуаль чараларында, әйдәп баручы экспертлардан укыту программасы кысаларында идарә компетенцияләрен эшли алачаклар. Финалда конкурсантлар Рәссәйнең төзелеш тармагының төп затлары белән форсайт-сессияләр узачак. Конкурс нәтиҗәсе булып төзелеш өлкәсендә идарә кадрлары резервы формалашачак. Исегезгә төшерәбез, «Төзелеш тармагы лидерлары» - дәүләт яки коммерция оешмасында эш тәҗрибәсе булган төзелеш тармагы идарәчеләре өчен ачык тармак конкурсы. Конкурсның максаты-төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә оешмаларның һәм предприятиеләрнең лидерларын ачыклау һәм аларга ярдәм итү, Рәссәй җәмгыятендә әлеге тармакларның абруен күтәрү.