Татарстанда капиталь ремонт башланган күп фатирлы йортларның саны, соңгы өч атна эчендә, 79га җиткән. Әлеге хәбәрне бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР Хөкүмәте Йортында атна саен үткәрелә торган киңәшмәдә хәбәр итте. Ул профильле республика программаларын тормышка ашыруның барышы турында сөйләде.
Исегезгә төшереп үтәбез, киңәшмә, традицион рәвештә, Татарстанның барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
ТР Төзелеш Министрлыгы башлыгы искәртеп киткәнчә, 2013 елда капиталь ремонт ясалырга тиешле йортларның исемлегенә ТРның 41 муниципаль районындагы 811 күпфатирлы йорт кергән, гомуми суммасы 4,35 млрд. сум ( Әтнә, Әлки, Кайбыч һәм Чирмешән муниципаль районнарыннан тыш).
Ирек Фәйзуллин сүзләренә караганда, капиталь ремонтка дип билгеләнгән финанс чараларының республика өлеше, ТР финанс Министрлыгы тарафыннан алучыларга тапшырылган; эшне эшләргә тиешле подрядчы оешмалар да сайланып алынган.
Күпфатирлы йортлар төзеләчәк җир мәйданнарын кадастр учётына куелышын раслый торган документларны тәкъдим итү буенча эшләр бара. Министр искәртеп киткәнчә, бу елны, барлык күпфатирлы йортлар да кадастр учётына куелырга тиеш.
“Чиста су” Федераль максатчан программа чаралары кысаларында, Татарстан федераль бюджеттан, 5 объект ремонтлау өчен, 43,6 млн. сум күләмендә субсидия алган. Газификация Фонды тарафыннан, өч объекттагы су белән тәэмин итү системасы реконструкцияләнгән: Буа, Тукай һәм Чирмешән районнарында.
Агымдагы елда, ТР 22 районындагы 318 йортның 4,88 меңнән артык фатирын һәр фатирны аерым җылыту системасына күчерү планлаштырыла.
Мәктәпләрне капиталь ремонтлау буенча эшләр барлык районнарда диярлек башланган. Ирек Фәйзуллин Тәтеш һәм Кама Тамагы районнарына элеге процессны тизләтергә кушты.Агымдагы елда капиталь ремонт үткәрелергә тиешле мәктәпләр исемлегенә 162 муниципаль ( шуларның 20се Казанда) һәм 7 махсус ( коррекцион мәктәпләр) мәктәп кергән. Эшләрнең гомуми суммасы 2,5 млрд. сумны тәшкил итә.
Беренчел медико-санитар ярдәм сәламәтлек саклау учреждениеләрен төзү һәм ремонтлау программасына килгәндә исә, Ирек Фәйзуллин сүзләренә караганда, эшләр алдан планлаштырылган темплар белән бара. Бу елны 417 об
ъектта эшләү, шул исәптән 75 ФАП төзү планлаштырыла.
Татарстан Президенты республика программалары кысаларында төзелгән яки ремонтланган объектларны тиешле рәвештә эксплуатацияләү кирәклегенә аерым игътибар бирде. Сыйфатсыз эксплуатацияләүгә мисал итеп, ул Чирмешән районындагы яңа суэтем башнясының җимерелү фактын китерде. Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, барлык объектлар да ел саен тикшерелергә тиеш. “Механизмын төптән уйларга кирәк. Бәлки ниндидер грантлар чыгарырга, бәйгеләр үткәрергә кирәктер. Объектларны баланслап торучылар бар, алар аларның хәзерге халәтен тәэмин итәргә һәм кирәк булганча сакларга тиеш. Без төзибез, ә аннан соң ул беркемгә дә кирәк түгел, менә монысы аяныч”, - диде ТР Президенты.