Бүген Казан метрополитенындагы яңа станцияләрне сынап карадылар. Беренче пассажирлар рәтендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та бар иде.
Метрополитенны карау алдыннан, республика Президенты, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин белән бергә Казан юлларын тикшерде. Рөстәм Миңнеханов Зур Кызыл, Дзержинский, Лобачевский, Профсоюз урамнарындагы, Киров дамбасындагы, Мәскәү¸Татарстан, Павлюхин, Зорге, Фучик, җиңү Проспекты урамнарындагы юл катламының торышын бәяләде. Әлеге тикшерүдә катнашучылар, шулай ук, Меңьеллык мәйданындагы төзелеш мәйданында булдылар, андагы эшләрнең барышы белән таныштылар.
Метрополитенда Рөстәм Миңнеханов, “Русич” поездында “Кәҗә Бистәсе” станциясеннән яңа “Авиатөзелеш” станциясенә кадәр барды. Татарстан Президенты төзелеш барышын канәгатьләнерлек дип бәяләде, төп эшләрнең тәмамлануын һәм бары тик яңа станцияләрне төзекләндереп бетерү кирәклеген билгеләп үтте.