45 мең татарстанлы 2022 елда төзекләндерү өчен ишегаллары һәм парклар өчен тавыш бирде

2021 елның 30 апреле, җомга

45 888 татарстанлы 2022 елда төзекләндерү өчен ишегалларын һәм җәмәгать киңлекләрен сайлау буенча тавыш бирүдә катнашкан инде. Тавыш бирү 26 апрельдә Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында uslugi.tatarstan.ru һәм «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасында башланды. Тавыш бирүнең беренче дүрт көнендә топ-5 иң актив муниципалитетка Казан, Яр Чаллы, Бөгелмә, Түбән Кама, Әлмәт районнары керде. Иң күп тавыш җыйган иҗтимагый киңлекләр һәр районда «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» Федераль программасы буенча төзекләндереләчәк, ә муниципаль берәмлекләрдә ишегалларын сайлаганда, халыкның активлыгы һәм якын-тирә күпфатирлы йортларда яшәүчеләр саны исәпкә алыначак. 2022 елгы төзекләндерү объектлары өчен тавыш бирү тагын бер ай — 30 майга кадәр дәвам итәчәк. Һәр кулланучы тавыш бирүдә бер генә тапкыр катнаша ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International