Владимир Кудряшев «Җиңү диктанты» халыкара акциясендә катнашты

2021 елның 30 апреле, җомга

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты студентлары «Җиңү диктанты» Халыкара агарту-патриотик акциясендә катнаштылар. ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшев катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. «Җиңү көне - үзенчәлекле бәйрәм. Ул һәрвакыт безгә җирдә тынычлыкның нинди югалтулар бәрабәренә яулануын хәтерләтәчәк. Безнең йөрәкләрдә Бөек Ватан сугышында катнашучыларның барысына да рәхмәт сүзләре мәңге яшәр. Аларның батырлыклары турында тарихи истәлекне саклап калу безнең бурыч булып тора», - диде министр урынбасары. Акция барышында катнашучылар истәлекле даталарга, вакыйгаларга, тарихи шәхесләргә багышланган сорауларга җавап бирделәр.  Исегезгә төшерәбез, акция яшьләргә тарихи белем һәм патриотик тәрбия бирү максатыннан үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International