Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында Dow Chemical һәм “Композит” Холдинг компаниясе” ЯАҖ компания делегациясе белән очрашу булды.
Делегация составында Dow Chemical компаниясенең дәүләт структуралары белән үзара мөнәсәбәт һәм бизнесның яңа юнәлешләрен үстерү директоры Д. Паркс, Dow Chemicalнең дәүләт структуралары белән үзара мөнәсәбәт һәм бизнесның яңа юнәлешләрен үстерү департаменты җитәкчесе Д. Бэтти, DowAksa компаниясен үстерү буенча директор Л. Гюр, DowEurope дәүләт базарлары белән эшләүнең Россиядәге директоры О. Пилатова һәм Dow Olympic Operations проектларының координаторы С. Белявский, шулай ук “Композит” Холдинг компаниясе” ЯАҖнең бизнесны үстерү буенча директоры М. Столяров һәм “Композит” Холдинг компаниясе” ЯАҖенең вәкиле С.Петров килде.
Очрашуны Төзелеш, архитектура һәм торак - коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.С. Әхмәтшин үткәрде. Очрашуда шулай ук, төзелеш тармагы предприятиеләреннән вәкилләр һәм Төзелеш Министрлыгы хезмәткәрләре катнашты. Чара барышында катнашучылар Татарстан Республикасы территориясендә хезмәттәшлек һәм композицион материалларны гражданлык төзелеше өлкәсендә һәм инфраструктура объектларында куллану сорауларын, шулай ук гражданлык инфраструктурасы объектларын ( үзәк җылылык пунктлары биналары, күпер һәм эстакадалар, җәяүлеләр күпере, тарихи биналар) төзү, ремонтлау һәм реконструкцияләүдә углерод җепселләрен куллану буенча пилотлы проектларны тормышка ашыру сорауларын тикшерделәр .
Делегация вәкилләре үзләренең эшчәнлекләрендәге юнәлешләр турында презентация үткәрделәр, әлеге презентация барышында, шулай ук, Татарстан Республикасы территориясендәге төзелеш тармагында дәүләт программаларын тормышка ашыруда катнашу теләген белдерделәр.