Алабугада Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган тантаналы чаралар узды. Чарада ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин катнашты. Алабуга муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриев белән бергә алар бәйрәм мәйданчыгында оештырылган хәрби вакытка багышланган инсталляциядә булдылар, «Җиңүне каршылап» муниципаль конкурсында катнашучыларның автомобильләр күргәзмәсен карадылар. Моннан тыш, Марат Айзатуллин «Йөрәктән йөрәккә» акциясендә катнашты һәм Фронт агитбригадасы белән бергә ветераннарны котлады. «9 май мәңгегә Ватаныбыз һәм бөтен кешелек тарихына нацистлар куркынычыннан азат итү көне буларак язылган. Яраткан илнең тормышы, иреге, бәйсезлеге… Бу өчен без Бөек Ватан сугышында катнашкан геройларга һәм миллионлаган тыл хезмәтчәннәренә бурычлы. Ветераннарга чын күңелдән иминлек һәм озын гомер, ә барлык татарстанлыларга бәхет, сәламәтлек, хезмәттә һәм укуда уңышлар телим!», - диде ул.