Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада эш визиты белән булды

2021 елның 26 мае, чәршәмбе

Түбән Камага эш визиты барышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каталитик крекинг, водород һәм майлар җитештерү җайланмаларын файдалануга тапшыру тантанасында катнашты, шулай ук «Нижнекамскнефтехим» ААҖдә дивинил-стираль синтетик каучук җитештерү буенча яңа производствода булды. Яңа җайланмаларны төзегәндә «Татнефть» Рәссәйнең егермегә якын шәһәрендә – Казанда, Бөгелмәдә, Санкт-Петербургта, Уфада, Ижауда, Волгоградта, Екатеринбургта, Таганрогта һ.б. заводларны заказлар белән тәэмин итте. Кулланыла торган җиһазларның 95% ы-үзебездә җитештерелгән. Өч яңа производствога кертелгән инвестицияләрнең гомуми күләме 31 млрд сумнан артып киткән. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген «Танеко» югары технологияле проектларны үстерүне дәвам итә. «Без 31 млрд. сумлык өч яңа производство эшләтеп җибәрәбез. Бу - «Танеко»комплексы икътисадын шактый яхшыртачак зур инвестиция проектлары. 2010 елда без беренче җайланманы ачтык. Шуннан соң бик күп эш башкарылды. Бүген «Танеко» - дөнья дәрәҗәсендәге заманча завод. Бу «Татнефть» командасының, төзүчеләрнең, проектлаучыларның, галимнәрнең, технологларның зур хезмәте», - дип ассызыклады ТР Президенты. ТР Президенты Түбән Камага эш визитында шулай ук ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Юрий Аляшев катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International