Шәхси һәм күп фатирлы азкатлы торак йортларның, шулай ук социаль-мәдәни объектларның типик проектларын эшләүгә Бөтенрәссәй ачык конкурсына гаризалар кабул итү 2021 елның июнь ахырына билгеләнгән. Конкурс РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виктория Абрамченко йөкләмәсе буенча Рәссәй Төзелеш министрлыгы, Рәссәй Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Агач йорт төзелеше ассоциациясе ярдәме белән ДОМ.РФ Фонды белән берлектә үткәрелә. Шәхси торак төзелеше темпы арта бара. РФ Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин берничә тапкыр ШТТ объектларын төзү темпларын арттыруның мөһимлеген билгеләп үтте. Шәхси торак төзелешенең типик проектларын эшләүгә конкурста портфолио анализлау нәтиҗәләре буенча сайлап алынган Рәссәй компанияләре катнаша ала. Катнашу шартларының берсе - проектларны территорияләрне комплекслы үстерү Стандарты нигезендә эшләү. Катнашу өчен 80нән артык оешма сайлап алыначак, алар 4 номинация буенча проектларны эшләү белән шөгыльләнәчәк: индивидуаль торак йортлар, блокланган торак йортлар, шулай ук азкатлы күпфатирлы торак йортлар һәм агач конструкцияләрен кулланып ясалган социаль-мәдәни объектлар (балалар бакчалары, мәктәпләр, фельдшер-акушерлык пунктлары). 2021 елның көзендә жюри әгъзалары тарафыннан 40 проект-җиңүче сайлап алыначак, аларның авторлары проект-смета документациясен эшләячәк. Проектлар дәүләт экспертизасын узачак һәм Рәссәй Төзелеш министрлыгының икътисади нәтиҗәле проект документлары реестрына кертеләчәк. Документацияне эшләү ДОМ.РФ җир кишәрлекләрендә алып барылачак һәм 2022 елның мартыннан да соңга калмыйча тәмамланачак. Конкурсның приз фонды 60 млн сум тәшкил итәчәк.