Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонттан соң Казанның «Восток» балалар лагерендә булды

2021 елның 1 июне, сишәмбе

Бүген, Балаларны яклау көнендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда яңартылган «Восток» балалар лагерендә булды. Аны ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин, ТР яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов һәм Казан мэры Илсур Метшин озата йөрде.

Лагерь 1969 елда төзелгән. Ярты гасырлык тарихында биредә 30 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итте. 2020 елда «Восток» тулысынча реконструкцияләнде. 7 заманча корпус төзелгән, аларның һәркайсының алгы ягында танылган космонавтларның портретлары сурәтләнгән.

Капиталь ремонттан соң лагерьның үткәрү сәләте сменага 200 кешегә кадәр артты. Быел лагерь 4 смена кабул итәчәк. Беренчесе бүген үк старт алды.

Рөстәм Миңнеханов балаларны уку елы тәмамлану белән котлады һәм кызыклы, эчтәлекле ял теләде. "Балачакта мин ике тапкыр лагерьда булдым. Күп вакыт узды, әмма мин анда күпме дуслар таптым һәм вакытны күңелле итеп уздырдык, - дип билгеләп үтте Президент. - Сезгә монда ошар дип ышанам. Бу лагерьда сезнең өчен бөтен кирәкле шартлар тудырылган. Сез - яшь, энергияле, креатив. Мин сезнең киләчәк уэышыгызда шикләнмим".

Аннары Рөстәм Миңнеханов яңартылган лагерь территориясен карап чыкты: йокы корпусларын, спорт мәйданчыкларын, ашханәне, клубны һәм медпунктны карады.

«Җәй – балаларга» лагерьларын яңарту программасы кысаларында республиканың 94 муниципаль лагереның инфраструктурасын тулысынча яңарту планлаштырыла. Программа лагерьларны ремонтлау гына түгел, аларның үткәрү сәләтен дә арттырырга мөмкинлек бирә, бу якындагы елларда балалар лагерьларында каникуллар үткәрә алачак балаларның колачын киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк. Инде бүген үк 23 лагерьда ремонт эшләре башкарылган, 1 лагерь «нуль»дән төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International