Дәүләт статисткасы Федераль хезмәте тарафыннан Россия буенча 2013 елның I кварталы өчен торак файдалануга тапшыруның нәтиҗәләре билгеле булды. Татарстан Республикасы 758,9 мең кв. метр күләмендә торак файдалануга тапшырып, әлеге күрсәткеч буенча, Мәскәү өлкәсе һәм Краснодар краеннан калышып, 3 нче урынны алды.
Әлеге мәгълүматне бүген, республиканың Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, ТР Хөкүмәт Йортында атна саен үкәрелә торган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Әлеге киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде, әлеге чарада, шулай ук, ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Министр хәбәр иткәнчә, бүген көндә республикада 870,2 мең кв. метр торак (еллык бурычның 36,3 проценты) файдалануга тапшырылган, әлеге сан узган ел дәрәҗәсенең 110,8 процентын тәшкил итә. Ул, еллык планны срогыннан алда үтәгән Апас һәм Питрәч районнарын аерым билгеләп үтте.
Социаль ипотека программасы буенча, 133 йорттан гомуми мәйданы 139,6 мең кв. метр булган 2,5 мең фатирдан торган 36 йорт файдалануга тапшырылган, әлеге сан планның 36,4 процентын тәшкил итә. Республикада 518 Бөек Ватан сугышы ветераны өчен 108 йорт төзү дәвам ителә. Моннан тыш, бүгенге көндә, 95 күп фатирлы инвестицион торак йортның 68е әзерлекнең югары дәрәҗәсендә, 11 йорт әзерлекнең уртача дәрәҗәсендә, 16 йорт әзерлекнең түбән дәрәҗәсендә тора. Азкатлы төзелеш өлешендә, ИЖСны да кертеп, 4 мең 356 объектның 1424е әзерлекнең югары дәрәҗәсендә, 1651 йорт әзерлекнең уртача дәрәҗәсендә, 1281 йорт әзерлекнең түбән дәрәҗәсендә тора.
И. Фәйзуллин, шулай ук, ТР территориясендәге, 2012 елның 1 гыйнварына кадәр каралган тәртиптә, эксплуатацияләү процессында физик таушалу белән бәйле авария хәлендә һәм җимерергә яки реконструкцияләнергә тиешле күп фатирлы йортлардан гражданнарны 2015 елның 31 декабренә кадәр күчерү чараларының планы раслануын хәбәр итте. Республика районнарында авыл клубларын төзү буенча эшләр дәвам итә.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, торак файдалануга тапшыру һәм авыл клубларын төзү буенча эшләр, нигездә, план буенча бара. Шуның белән бергә, ул, утырышта ктнашучыларның игътибарын Kazan-Arena стадионын төзүгә юнәлтте.
“Стадиондагы эшләрнең зур күләме үтәлгән, ләкин эшләнеп бетмәгән урыннар да бар. Әлеге эшкә барысын да актив рәвештә кертергә кирәк: бөтен республика белән төзибез, яхшы, конкрет эштән башка без бу бурычны үти алмыйбыз. Россиянең мондый стадионнар төзү тәҗрибәсе зур түгел. Шуңа карамастан, бу безнең төп объектыбыз, һәм бу эшне сыйфатлы итеп башкарырга кирәк”, - диде Р. Миңнеханов.
Торак файдалануга тапшыру һәм республикада тормышка аша торган башка программаларга килгәндә, ТР Президенты ассызыклаганча, көтелмәгән хәлләр булмасын өчен, киләсе, 2014 елда башкарасы эшләрне бүген үк планлаштырырга кирәк.