Татарстанның Төзелеш министрлыгы капиталь ремонт программасы буенча түбәләрне алмаштыруны көзен тәмамлый

2021 елның 3 июне, пәнҗешәмбе

Татарстанда капиталь ремонт программасына эләккән күп фатирлы йортларда түбәләрне алыштыру буенча ремонтны сентябрь уртасына тәмамларга планлаштыралар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыров сөйләде. «Асылда, без программаны быел өчтән бере үтәдек. Сезонлы барлык эшләрне 15 сентябрьгә кадәр төгәлләү бурычы куелды. Аларга түбәне, фасадны, җылылык белән тәэмин итү системаларын ремонтлау керә. Ә ел ахырына программаны тулысынча төгәлләргә кирәк», - дип билгеләп үтте спикер. Ул искәрткәнчә, быел күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау региональ программасына бөтен республика буенча 948 КФЙ кертелгән. Аңа 6,3 млрд. сум тирәсе акча тотылачак. Аерым алганда, Казанда 243 йорт ремонтланачак, шул исәптән 170 лифт алмаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International