Бүген Россия Федерациясе Хисап палатасы рәисе Сергей Степашин Казанга эшлекле сәфәр белән килде. Татарстан Президенты һәм Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белән бергә ул булачак 2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиаданың кайбер объектларын карады.
Татарстан башкаласында Сергей Степашин төзелеп килүче “Казань-Арена”ны карады, әлеге стадионда студент Уеннарының ачылыш һәм ябылыш тантаналары булачак. РФ Хисап палатасы башлыгы эшләрнең барышы белән танышты. Бүгенге көндә объектта төп төзү эшләре тәмамланган, эшчеләр стадионны бизәү белән шөгыльләнәләр.
Сергей Степашин һәм Рөстәм Миңнеханов, шулай ук, әле күптән түгел генә ачылган спортның су төрләре Сараенда да булдылар. Хисап палатасы рәисе яңа корылмаларны югары бәяләде һәм 2015 елда булача дөнья чемпионаты һәм спортның су төрләре буенча башка ярышлар да Татарстан башкаласында иң югары дәрәҗәдә үтәр дип өметләнүен әйтте.
Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 68 ел тулу уңаеннан, Сергей Степашин Җиңү Паркында булды, ул анда Мәңгелек утка һәм һәләк булган хәрбиләрнең аналарына һәм хатыннарына куелган һәйкәлгә чәчәкләр куйды.