Россия Хисап палатасы Рәисе Сергей Степашин Универсиадага әзерләнү һәм аны үткәрүгә юнәлтелгән бюджет чараларын сарыф итүне тикшерү нәтиҗәләре буенча Татарстанга карата җитди сораулар булмас дип уйлый. Әлеге фикерне ул бүген Казанда, булачак студент Уеннарының берничә объектын карау һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу нәтиҗәләре буенча әйтте.
Очрашудан соң журналистларга биргән интервьюсында Сергей Степашин искәртеп үткәнчә, РФ Хисап палатасы, Татарстан Республикасы Хисап палатасы белән берлектә Универсиадага әзерлек барышын һәрвакыт тикшереп торалар. Бүген РФ Хисап палатасы башлыгы төзелеп килүче “Казань-Арена” стадионын карады. “Мин шуны раслый алам, Универсиада үз вакытында булачак, әзерлек эшләре график буенча бара, Универсиада ачылышы белән бәйле кечкенә техник сораулар гына калды”, - диде С.Степашин.
Ул хәбәр иткәнчә, Универсиада өчен сарыф ителгән бюджет чараларын тикшерү нәтиҗәләрне сентябрь аенда ясалачак. “Мин хәзер үк шуны әйтә алам, ниндидер җитди сораулар көтелми. Республика җитәкчелеге, Хөкүмәт без күрсәткән кисәтүләргә бик тиз җавап бирәләр, һәм әлеге эш үз җимешләрен бирә”, - дип ассызыклады Россия Хисап палатасы рәисе.
Сергей Степашин хәбәр итүенчә, Россия Президенты тарафыннан 19 мартта, 2018 елда булачак футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек барышына “Казань-Арена” стадионының проектын үрнәк итеп алу тәкъдим ителгән боерыкка кул куелган. “ Бәясе – якынча 15 млрд. сум, шул ук вакытта Санкт-Петербургта, мәсьәлән, бәясе 44 млрд. сум дип билгеләнгән иде, - диде С.Степашин. – Һәм без, хәзер үк, ДЧ-2018 булачак шәһәрләрдә яңа стадион проектларын әзерли башларга карар кабул иттек. сезнең футбол стадионыгыз үрнәк итеп алыначак, республика өчен бу бик мөһим күренеш дип уйлыйм”.