ТР Төзелеш министрлыгы: Татарстанда алты мәктәптә капиталь ремонт төгәлләнде

2021 елның 5 июне, шимбә

Социаль-мәдәни объектларны, шулай ук ведомство карамагындагы учреждениеләр биналарын капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыруның барышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Марат Айзатуллин авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре биналарын капиталь ремонтлау программасы буенча эшләрнең тәмамлануы турында хәбәр итте. Барлык 13 объект та ремонтланган. Ветеринария идарәсенә караган учреждениеләрне капиталь ремонтлау программасы ахырына якынлаша: төзү-монтаж эшләренең гомуми күләме 98% тәшкил итә. 12 объектның 10сы әзер. 2 объект әзер диярлек.

Җирлекләр башкарма комитетлары (Советлары) биналарын (урыннарын) капиталь ремонтлау программасы буенча да шундый ук күрсәткеч. Финал стадиясенә программага кертелгән 15 объектның бердәнбер төзелеп бетмәгән объектында эшләр бара.

Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы биналарны капиталь ремонтлау программасы кысаларында эшләр 90%ка үтәлгән. 17 объектта эшләр тәмамланган,10 объект подрядчылар карамагында.

Муниципаль архивларны капиталь ремонтлау буенча республика программасының 8 объектының 4се тәмамланган. Калган 4се әлегә ремонтлана. Бүгенгә аларда төзелеш-монтаж эшләре күләме 82%ка уздырылган.

Стационар социаль хезмәт күрсәтү оешмаларында капиталь ремонт программасы паспортына 29 объект кертелгән. Эшләр 16 объектта бара, 13е  төгәлләнгән. Төзү-монтаж эшләре 76%ка башкарылган.

Гомуми белем бирү оешмаларын капиталь ремонтлау һәм реконструкцияләү программасы буенча башкарылган эшләр күләме 61% тәшкил итә. 23 мәктәпнең алтысында ремонт тәмамланган. Шул ук программага Түбән Кама районында Сухарево урта гомуми белем бирү мәктәбен реконструкцияләү дә кертелгән. Объектта төзелеш эшләре 28%ка башкарылган.

2 коррекцион мәктәптә капиталь ремонт тәмамланган. 4сендә эшләр бара. Гомуми үтәлеш 40% тәшкил итә.

Шул ук программа кысаларында 2021 елда гомуми белем бирү оешмаларында 116 функциональ зона ремонтланырга тиеш. Программа исемлегеннән 65 объект тәмамланган, тагын 50 функциональ зона актив ремонтлана. Аларның географиясе 21 муниципаль берәмлекне үз эченә ала. Ике атна эчендә төзелеш-монтаж эшләре динамикасы 10%тан артык тәшкил итте һәм хәзер башкарылган эшләрнең гомуми күләме 78% тәшкил итә.

Гомуми белем бирү һәм коррекцион мәктәпләрдән тыш, быел мәгариф объектларын капиталь ремонтлау программасына 48 балалар бакчасы кертелгән. Эшләр 48%ка башкарылган. Алты балалар бакчасы тәмамланган, 22се подрядчылар карамагында.

Программа белән бер мәктәптә һәм өч балалар бакчасында уңайлы мохит оештыру каралган. Барлык 4 объект та эшләнә, хәзерге вакытта ул 60%ка үтәлгән.

9 яшүсмерләр клубын капиталь ремонтлау буенча республика программасын гамәлгә ашыру яхшы динамика белән бара, аның үтәлеше 50% тәшкил итә. Шулай ук яшьләр сәясәте өлкәсендә балаларны сәламәтләндерү лагерьларын ремонтлау программасы да тормышка ашырыла. Барлык алты объектны да подрядчылар эшкә алган инде. Тулаем алганда, эшләр 35%ка башкарылган.

Социаль блокта шулай ук медицина стационарларын капиталь ремонтлау программасы да мөһим булып тора, ел ахырына кадәр 20 объект ремонтланырга тиеш. 1 объектта эшләр тәмамланган, калган объектларда 55%ка үтәлгән.

Яшелчә-бәрәңге саклагычларын капиталь ремонтлау программасына кертелгән 5 объектның 29%ында эшләр башкарылган.

Спорт объектларын капиталь ремонтлау программасының 14 объектында төзелеш-монтаж эшләре күләме 57%ка башкарылган. 1 объектта эшләр тәмамланган.

Милли гвардия гаскәрләренең федераль хезмәте идарәсе объектларын капиталь ремонтлау программасына кергән 11 объектның алтысы хәзер эштә, 5се-эштә. Ремонтлана торган объектлар буенча төзелеш-монтаж эшләрен башкару 50% тәшкил итә.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы карамагындагы биналарны капиталь ремонтлау программасы буенча 9 объектның 4сендә эш башланган.

Урта һөнәри белем бирү оешмаларының тулай торакларын капиталь ремонтлау программасын тормышка ашыру дәвам итә. 5 объектның 3сендә башкарылган эшләр күләме 93% тәшкил итә. 1 объектта ремонт тәмамланган.

Министр шулай ук күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасының барышы турында да хәбәр итте, аңа быел 948 торак объект кертелгән. Хәзерге вакытта 2 млрд. сумнан артык акча үзләштерелгән, ягъни программа лимитының 32%ы – «Торак фонды мониторингы " системасы мәгълүматлары шундый.

"Чистарту корылмаларын модернизацияләү һәм канализация челтәрләрен капиталь ремонтлау" программасы буенча 8 объектның 2се тәмамланган. Калганнары эштә. Төзелеш эшләре 44%ка башкарылган.

«Халыкны эчәргә яраклы су белән тәэмин итү» программасы быел республиканың барлык 45 муниципаль берәмлегенә кагыла. Аларның өчесендә эшләр тулысынча төгәлләнгән, шул исәптән Балык Бистәсендә, анда подрядчылар бу атнада башкарылган эшләр турында хисап тотканнар. 35 муниципалитетта программаны гамәлгә ашыру актив бара. Эшләрне башкару күләме 35%тан артып китте. Программага барлыгы 127 объект кертелгән.

«Урам утларын торгызу» программасы шулай ук республиканың барлык районнарында да гамәлгә ашырыла. Эшләргә 20 муниципаль берәмлектә старт бирелгән. Эшне 7 район тәмамлаган, шул исәптән Азнакай, Баулы һәм Кама Тамагы – бу атнада. Программа буенча эшләр 21%ка үтәлгән.

«Газ бүлү челтәрләрен, йорт эчендәге газ куллану челтәрләрен реконструкцияләү, төзү, блок-модульле котельныйлар һәм тышкы казаннарны урнаштыру» программасы буенча чаралар 7 районда старт алган, эшләр күләме 26%ка башкарылган.

"Бюджет учреждениеләре котельныйларында казаннарны алыштыру" программасы кысаларында эшләр 22%ка башкарылган. 29 районда эшләр бара.

Бакчачылар арасында «Су белән тәэмин итү һәм каты көнкүреш калдыклары мәйданчыкларын урнаштыру» программасы да бар. Скважиналар (61 объект) торгызу һәм каты көнкүреш калдыкларын җыю мәйданчыкларын (38 объект) урнаштыру буенча эшләр башланган инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International