Алексей Фролов 2021/2022 җылыту чорына әзерлек буенча республика штабы үткәрде

2021 елның 10 июне, пәнҗешәмбе

Видео-конференц-элемтә режимында бүген 2021/2022 елгы җылылык чорына әзерлек буенча республика штабы утырышы булды. Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов рәислегендә узган эшлекле киңәшмәдә Торак фондын, ягулык-энергетика комплексы оешмаларын һәм «Татэнерго» АҖ җылылык белән тәэмин итү объектларын 2021/2022 еллар җылылык чорына әзерләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Шулай ук күпфатирлы йортларда йорт эчендәге газ җиһазларын куркынычсыз эксплуатацияләүне тәэмин итү мәсьәләсе дә күтәрелде. Чара кысаларында докладчыларның берсе булып ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы урынбасары Ирек Шәйдуллин чыгыш ясады. Үзенең чыгышында ул ассызыклаганча, күп фатирлы торак йортларны кышкы шартларда эксплуатацияләүгә әзерләү эшләре 15 сентябрьгә тәмамланырга тиеш. Моннан тыш, штаб эше барышында Ростехнадзорның Идел буе идарәсе җитәкчесе Азат Мөбарәкшин һәм «Татэнерго» АҖ генераль директоры урынбасары – техник директоры Илгизәр Гайфуллин докладлары тыңланды. Видеоконференция режимында узган утырышта республиканың барлык муниципаль берәмлекләре, башка министрлыклар һәм ведомстволар, тармак оешмалары вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International