Татарстан Төзелеш министрлыгында төзелештә заманча бизәү материалларын куллану мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2021 елның 10 июне, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында «АЛБЕС» Рәссәй җитештерү берләшмәсе вәкилләре белән мәгълүмати-консультация семинары булды. Чара ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшев җитәкчелегендә узды, анда министрлыклар, заказчылар, төзелеш һәм проект оешмалары вәкилләре катнашты. Семинар кысаларында спикерлар гамәлгә ашырылган проектлар мисалында бизәкләү материалларын куллану тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, балалар белем бирү учреждениеләре өчен интерьер чишелешләрен тәкъдим иттеләр, түшәмнең янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International