Медицина хезмәткәрләре яңа фатирлардан ачкычлар алдылар

2021 елның 18 июне, җомга

Медицина хезмәткәрләре бүген Казанның Оренбург тракты урамындагы 198 фатирлы торак йортта яңа фатирлар ачкычларын алдылар.

Яңа йортка күчүчеләргә ачкычларны тапшыру тантанасына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Сәламәтлек саклау министры урынбасары Олег Гриднев, ТР сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчелеге килделәр.

Яңа торак йорт 18 катлы, ике подъезддан гыйбарәт, фатирларның гомуми мәйданы 10 мең кв.м. (шуларның 90ы – бер бүлмәле, 36сы - ике бүлмәле һәм 72 се – өч бүлмәле). Объект Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына төзелгән.

Барлык фатирлар да эчләрен эшләнгән килеш тапшырыла, сантехника, электр плитәләре, хәбәр иткеч, суны, электр энергиясен исәпкә алу счетчиклары, җылылык регуляторлары һәм мәгълүматларны ерактан торып санауның автоматик системасы белән җиһазландырылган.

Яңа йортка күчүчеләр – Республика клиник хастаханәсенең, Балалар Республика клиник хастаханәсенең һәм Казан Төбәкара клиник-диагностика үзәгенең медицина хезмәткәрләре.

Медикларны яңа фатирлар алу белән котлап, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов болай диде: «Бу йортта 135 фатир сәламәтлек саклау хезмәткәрләренә биреләчәк. Минемчә, янәшәдә генә сәламәтлек саклау объектлары һәм яшәү һәм ял итү мөмкинлеге булганда, биредә фатир алачак кешеләр өчен уңайлы булачак".

Рөстәм Миңнеханов шулай ук ТР ДТФна эшне оештырган өчен рәхмәт белдерде.

РФ Сәламәтлек саклау министры урынбасары Олег Гриднев ассызыклаганча, Татарстан өчен медикларның торагы турыдан-туры аларның эше янында урнашу – норма.

Исегезгә төшерәбез, медицина хезмәткәрләре өчен күп фатирлы торак йорт Республика клиник хастаханәсе территориясендә төзелгән.

Җавап сүзе белән яңа өйгә күчүчеләрнең берсе – РКХнең 1нче хирургия торакаль бүлегенең табиб-торакаль хирургы Ранис Гайсин чыгыш ясады. Ул республика Хөкүмәтенә һәм төзүчеләргә рәхмәт белдерде. "Бу – безнең торак мәсьәләләрен генә хәл итеп калмыйча, республикага белгечләрне җәлеп итү мөмкинлеге дә бирә торган бик яхшы программа", – дип билгеләп үтте Ранис Гайсин.

Белешмә өчен:

2021 елның беренче яртыеллыгында республиканың Дәүләт торак фонды медицина хезмәткәрләренә «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында төзелгән 264 фатир тапшырды. Шуларның 39ы ТР Хөкүмәте грантын алды.

Татарстан Хөкүмәте медицина хезмәткәрләренә 2014 елдан башлап торак шартларын яхшырту өчен максатчан грантлар бирә. Программаның максаты – ТР шәһәрләренә һәм районнарына югары квалификацияле белгечләрне җәлеп итү, шулай ук урыннарда медицина ярдәменең һәркем өчен мөмкин булуын арттыру.

Программаның җиде ел гамәлдә булуы дәверендә 769 медицина хезмәткәре грантлар алды. 2020 елның июлендә грант күләме 500 мең сумнан 800 мең сумга кадәр арткан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International