Новосибирск шәһәрендә Рәссәй һәм БДБ илләре баш архитекторлары советы утырышы эшли башлый

2021 елның 23 июне, чәршәмбе

23 июньнән 26 июньгә кадәр Новосибирск шәһәрендә Рәссәй һәм БДБ илләре баш архитекторлары советының уртак утырышы уза. Очрашуда катнашучылар шәһәр төзелеше законнарындагы үзгәрешләр һәм милли проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алышачак. Шулай ук территорияләрне комплекслы үстерү механизмын куллану, проектлауда һәм төзелештә инновацион алымнар куллану, тармакны цифрлаштыру мәсьәләләре каралачак. Татарстан Республикасыннан утырышта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшев һәм Әлмәт шәһәренең баш архитекторы Антон Севастьянов катнашачаклар. Рәссәй һәм БДБ илләре баш архитекторлары советы 1998 елда оешкан һәм үз эшчәнлеген Рәссәй архитектура һәм төзелеш фәннәре академиясе һәм Рәссәй Архитекторлар берлеге эгидасы астында алып бара. Советның төп максатларының берсе-архитектура һәм шәһәр төзелеше өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу, профессиональ бергәлек һәм төрле дәрәҗәдәге хакимият органнары белән нәтиҗәле диалог булдыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International