Төзелеш Министрлыгында 2021-2022 еллар җылылык чорына әзерлек буенча киңәшмә булды

2021 елның 24 июне, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыров рәислегендә 2021/2022 елларда ягулык чорына әзерләнү буенча республика штабының икенче утырышы булды. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль берәмлекләре, башка министрлыклар һәм ведомстволар, тармак оешмалары вәкилләре катнашында видеоконференция режимында узды. Утырышны ачып, министр урынбасары «Торак фонды мониторингы»мәгълүмати-аналитик системасында ягулык чорына әзерлек буенча чаралар үтәлеше турында мәгълүмат кертү зарурлыгына басым ясады. «Бүгенге көндә әлеге эш республиканың 30 муниципаль районында башланган, шул ук вакытта 9 район буенча мәгълүмат тутыру проценты түбән. Бу юнәлештә эшне көчәйтергә кирәк», - диде министр урынбасары. «Татарстан Республикасының баш инженерлык челтәрләре идарәсе» ДКУ вәкиле үз чыгышында кулланучыларны торак фондының индивидуаль җылыту системасына күчерү программаларын тормышка ашыруның барышы турында сөйләде. Шулай ук Яшел Үзән, Нурлат муниципаль берәмлекләре һәм Казан шәһәре вәкилләренең докладлары тыңланды. Моннан тыш, утырышта катнашучылар котельныйларны, җылылык челтәрләрен әзерләү, күп фатирлы йортларның җылылык чорына әзерлек буенча регламент эшләрен башкару мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International