Татарстанда «Экология» илкүләм проектының «Иделне савыктыру» федераль проекты кысаларында 10 муниципаль берәмлектә, шул исәптән Казанда, Чаллыда, Алабугада һ.б., 11 чистарту корылмасы төзелде һәм реконструкцияләнде. Тагын ике объект Питрәч муниципаль районының Кощаково авылында һәм Казан шәһәрендә төзелә. ТР Экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Айрат Шиһапов «Иделне савыктыру» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында елгага агып төшкән суларны өч тапкыр киметү планлаштырыла, дип сөйләде. Мәсәлән, Татарстан Республикасы Питрәч районының Кощаково бистәсендә чистарту корылмалары 20 гасырның 60-70 елларында төзелгән һәм үз ресурсларын тулысынча бетергән. Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгының торак-коммуналь хуҗалык идарәсе башлыгы Айрат Галләмов хәбәр иткәнчә, яңа чистарту системасын файдалануга тапшырганнан соң Нокса елгасына әйләнә-тирә мохит иминлеген тәэмин итү өчен кирәкле параметрларга туры килә торган агынтылар эләгәчәк. Чистарту корылмаларының куәте - тәүлегенә 400 м3. Төзелешнең бәясе 119,6 млн. сум тәшкил итә, шуның 96,9 млн.сумы федераль бюджет бүлеп биргән. Төзү-монтаж эшләре 94% ка башкарылган, аларны ел ахырына кадәр тәмамлау планлаштырыла.