РФ Хөкүмәте социаль әһәмиятле объектларны төзегәндә ташламалы кредит бирү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертүне килештерде. Яңа финанс инструментын гамәлгә ашыру буенча бердәм оператор булып «Дом.рф», акча белән идарә итүче – Рәссәй Төзелеш министрлыгы чыгыш ясаячак. Ташламалы кредит еллык 3% ставкасы белән өч елга кадәр бирелә һәм төзелеш эшләре федераль бюджет акчаларын җәлеп итеп, тулысынча яисә өлешчә гамәлгә ашырыла торган инженерлык, социаль һәм транспорт инфраструктурасы объектларын төзүгә бүлеп бирелә. Кагыйдәләр буенча, кредит дәүләт, төбәк программалары, шулай ук федераль адреслы инвестицион программа белән билгеләнгән вакытыннан алда (әмма дәүләт, төбәк программаларында, шулай ук федераль адреслы инвестицион программада билгеләнгән срок чыкканчы алты айдан да соңга калмыйча) файдалануга тапшырылган объектлар төзелешен компенсацияләүгә биреләчәк.