Бүген ТР Хөкүмәт Йортында Татарстанда1941-1945 еллардагы Бөек Ватан Сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бәйрәмгә әзерләнү һәм үткәрүбуенча оештыру комитетының утырышы булды. Әлеге чараны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Утырышта, шулай ук, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Төзелеш ,архитектура һәм ТКХ министры урынбасары А.М. Фролов, республиканың башка министрлык һәм ведомсто җитәкчеләре, Татарстанның Дәүләт советыннан вәкилләр, ТР муниципалитетларының башлыклары, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм башкалар катнашты.
Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, әлеге утырыш оештыру комитетының беренчесе һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына төгәл ике ел калды. “Әлеге юбилейга әзерләнү хакимиятнең барлык тармаклары һәм органнары, ТР барлык муниципаль оешмалары өчен бурыч булып торырга, һәр татарстанлының намус эшенә әйләнергә тиеш”, - дип ассызыклады республика башлыгы. Президент искәртеп киткәнчә, бу юнәлештә билгеле бер эшләр башланган инде: соңгы елларда ветераннарны материаль тәэмин итү сизелерлек яхшырды, социаль ярдәм итү чаралары системалашкан, ветераннарга комплекслы медицина хезмәте күрсәтү буенча эшләр оештырылган, сугышта катнашучыларны медицина тикшерүе аша уздыру системалы рәвештә бара, республиканың дәүләт стационар учреждениеләрендә инвалидлар һәм ветераннар өчен югары комфортлы 420 палата җиһазландырылган, ветераннар югары технологияле медицина ярдәме алалар, авыл хуҗалыгы районннарының кайберләрендәге мохтаҗ ветераннарга дару препаратлары өйләренә китерелә. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, социаль ярдәм күрсәтү системасы да ветераннарның яшәү сыйфатын яхшыртуда мөһим элемент булып тора. “Без киләчәктә дә сугышта катнашучыларга ярдәм итү сораулары белән шөгыльләнәчәкбез”, - диде ул. Татарстан Президенты республика министрлыклары һәм ведомстволарының җитәкчеләренә, муниципалитет башлыкларына сугышта катнашучылар белән эшләүгә индивидуаль якын килү кирәклегенә игътибар итүне сорады. Р.Миңнеханов мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта сугыш ветераннары арасында сугышта турыдан-туры катнашканнарның саны – 5679 кеше. “Муниципаль оешма башлыклары аларның һәрберсенең исемен, атасының исемен һәм аларның нинди шартларда яшәүләрен, нәрсәгә мохтаҗ булуларын белергә тиеш”, - диде ул.
Ветераннарның хакимият органнарына булган мөрәҗәгате дә аерым игътибар сорый. Рөстәм Миңнехханов хәбәр иткәнчә, 2013 елның беренче кварталында, ТР Президенты Аппаратына Бөек Ватан сугышы ветераннарыннан 52 мөрәҗәгать кабул ителде. Барыннан да ешрак алар торак шартларын яхшырту һә м ТКХ сорауларын күтәрәләр. “Юбилей чараларына әзерлек барышында әлеге һәм ветераннар өчен мөһим булган башка сораулар исәпкә алынырга тиеш”, - диде ул.
“Иң мөһиме бер ветеран да игътибардан читтә калмасын”, - дип сүзен йомгаклады Рөстәм Миңнеханов һәм утырышта катнашучыларның барысын да үткәреләсе чараларның планнары турында фикер алышу һәм аларны тормышка ашыруда актив катнашырга чакырды. “Системалы эш, чараларның төгәл планы Җиңүнең 70 еллыгын лаеклы дәрәҗәдә оештырырга ярдәм итәчәк”, - дип ышаныч белдерде ТР Президенты. Бу оештыру комитетының соравы гына түгел, ветераннар белән елына 1 тапкыр гына очрашырга кирәкми, эш системалы, барлык юнәлешләр буенча да актив булырга тиеш, дип сүзен йормгаклады Рөстәм Миңнеханов.