Кичә Казан Кремлендәге Вәкиллек корпусының утырыш залында, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә республика Куркынычсызлык Советы, ТРда хокук тәртибен тәэмин итү буенча Координацион киңәшмә, Антитеррор комиссия һәм Оператив штабның киңәйтелгән утырышы булды. Утырыш эшендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин катнашты. Чарага, шулай ук, республика министрлыклары, ведомство, федераль структураларның территориаль орган, надзор органнары җитәкчеләре, энергия комплексы, транспорт һәм куркыныч җитештерү объектларының кайбер предприятие җитәкчеләре, Универсиада спорт объектларының директорлары чакырылган иде.
Киңәшмәдә Универсиаданың комплекслы куркынычсызлыгы сораулары, шулай ук халыкара спорт форумын үткәр вакытында хокук тәртибен тәэмин итүче көчләрнең һәм чараларның әзерлек сораулары тикшерелде.
Утырышны ачканда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Универсиадага әзерлек эшләре ахырына якынлаша. “Спорт корылмаларын төзү, транспорт инфраструктурасын үстерү, сервис буенча зур эш эшләнде, - диде ТР Президенты. – Мондый мөһим халыкара форум үткәрү вакытындагы беренче бурыч булып, катнашучылар, кунаклар һәм шәһәребездә яшәүчеләрне куркынычсызлык белән тәэмин итү тора”.
Универсиаданың спорт чараларын үткәрү өчен 50 спорт объекты билгеләнгән, шуларның 32се ярышу объекты һәм 18е – әзерләнү, шулай ук өстәмә 3 объект – уеннарны ачу һәм ябу тантаналары өчен билгеләнгән"Kazan-Arena" футбол стадионы (пресс-үзәк тә шунда булачак), шулай ук катнашучылар яши торган Универсиада Авылы һәм Халыкара мәгълүмат үзәге. Бүгенге көндә Халыкара мәгълүмат үзәге һәм авыл куркынычсызлыгының Берләшкән пункты урнашкан авыл куркынычсызлыгы иҗтимагый Үзәге эксплуатациягә тапшырылган. Универсиада объектларын режим-саклу чаралары белән тәэмин итү буенча эшләр дәвам итә. Куркынычсызлык системасы белән идарә итү органнары барлыкка килгән.
Рөстәм Миңнеханов энергетик куркынычсызлык, шәһәрнең транспорт инфраструктурасы объектлары куркынычсызлыгына, шулай ук санкцияләнмәгән агып җыела торган сулар һәм сәнәгать предприятиеләренең, акваториясе спортның ишү төрләре стадионының бер өлеше булган Урта Кабан күленә ага торган пычрак суларга аерым игътибар итте.