Казанда Kazan Digital Week-2021 Халыкара форумы узачак

2021 елның 1 июле, пәнҗешәмбе

2021 елның 21-24 сентябрендә Казанда Kazan DigitalWeek-2021 Халыкара форумы узачак. Әлеге чараны «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә катнаш (офлайн + онлайн) форматта уздыру планлаштырыла, ул күргәзмә павильоннары, сессия заллары, ачык демонстрация мәйданчыклары, уңайлы транспорт һәм рекреацион инфраструктура белән тәэмин ителгән.

KDW-2021 төп тематик юнәлешләре:

"Интеллектуаль транспорт системалары";

"Ситуацион үзәкләр";

"Цифрлы индустрия 4.0";

"Финтех экосистемасы";

"Киберкуркынычсызлык";

"Бизнеска интеграцияләнгән инновацияләр";

"Мәгариф өлкәсендә цифрлы технологияләр";

"Мәдәният өлкәсендә цифрлы технологияләр";

"Сәламәтлек саклау һәм медицина өлкәсендә цифрлы технологияләр";

"Авыл хуҗалыгы өлкәсендә цифрлы технологияләр".

Kazan Digital Week-2020 форумы нәтиҗәләре kazandigitalweek.ru / kazandigitalweek.com сайтында урнаштырылган. Монда ук булачак вакыйга турында тулырак мәгълүмат урнаштырыла.

Программа, форумда катнашу шартлары һәм аны оештыручылар турында тулырак мәгълүмат белән Kazan Digital Week сайтында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International