Бүген Казан метрополитенының өч яңа станциясен ачу тантанасы булды

2013 елның 9 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Казанның метро төзүчеләре метроның өч яңа станциясен ачтылар: “Авиатөзелеш”, “Төньяк вокзал” һәм “Яшьлек”. Бүгенге көннән башлап алар эш режимында функцияләшәләр.

Метроның яңа станцияләрен җибәрүдә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары А.С. Әхмәтшин, Казан мэры И.Р. Метшин, “Казметрострой” һәм барлык субподрядчы оешмаларның җитәкчеләре, җир асты транспорт корылмаларын төзү буенча Дирекция җитәкчелеге, Бөек Ватан сугышы ветераннары, ММЧ вәкилләре һәм башкалар катнашты.

Бүген, Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 68 ел булган көндә, метро төзүчеләр ветераннар өчен чыннан да зур бүләк ясадылар. Нәкъ менә ветераннар әлеге Казан метрополитенының беренче линиясендә урнашкан икенче җибәрү мәйданындагы өч яңа станциянең беренче пассажирлары булдылар. Алар “Русич” поездында “Авиатөзелеш” станциясеннән үзәккә бардылар, һәм анда традицион Җиңү парадында катнаштылар.

Метроның яңа станцияләре уңайлылыкның югары дәрәҗәсенә ия булачак. Станцион комплексларның барысының да вестибюльләрендә инвалидлар һәм халыкның аз хәрәкәтчән төркеме өчен пандуслар системасы һәм күтәрү-транспорт җиһазлары урнаштырылачак. Куркынычсызлыкның югары дәрәҗәдә булуына да игътибар итәргә кирәк.Казан метросы Россиядәге иң тыныч метр дип табылган. Ул Россиядә бердәнбер саналган диспетчер идарәсенең берләшкән үзәгенә ия, ул үз эченә поезд диспетчерын, электр механикасы диспетчерын һәм электр белән тәэмин итү диспетчерын ала. ЧХМ һәм ЭЭМ белән берлектә “ОКСИОН” диспетчер үзәген төзү планлаштырыла. Автоматлашу фунциясе булган “Движение” системасы кертеләчәк. Поездлар йөртүчедән башка да йөри алачаклар. Ә алар автоматиканың эшен контрольдә тоту функиясен генә башкарачаклар.

Казан метрополитенын яктыртуда интеллектуаль инженерие системасы зур роль уйнаячак. Пассажирлар хәрәкәтенең куркынычсызлыгы видеокүзәтү, сигнализация саклау системасы һәм үтеп керү контроле , янгынга каршы сисема, шулай ук шартлаткыч һәм наркотик матдәләр табуның аерым комплексы чаралары ярдәме белән оештырылган.

Казан метрополитенының беренче линиясендә урнашкан икенче җибәрү мәйданындагы өч станцияне файдалануга тапшыру белән пасссажирлар якынча ике тапкырга артачак, ә җир өсте траспортының эше җиңеләячәк.

Билгеләнгән вакытта эшләп бетергән өчен “Казметрострой”  һәм барлык субподрядчы оешмаларга, җир асты транспорт корылмаларын төзү буенча Дирекциягә, Казан шәһәре Башкарма комитетына, ТР Төзелеш Министрлыгының төзелеш комплексын үстерү идарәсенә рәхмәт сүзләре  җиткерәсе килә. Әлеге кешеләрнең хезмәте Казанда яшәүчеләргә комфортлы, матур һәм тиз метрода йөрү мөмкинлеге бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International