Бүген Алабугада Меңьеллык урамындагы 4 катлы йортка тантаналы рәвештә күченү булды. Проблемалы йорт төзелешен тәмамлау Татарстан Республикасының өлешчеләренә ярдәм итү фонды акчалары хисабына башкарылды. 2016 елдан 2019 елга кадәр республикада 3 800 өлешче өчен 29 объект файдалануга тапшырылды. Узган ел 7 проблемалы йорт буенча 398 алданган өлешченең хокуклары торгызылды. Бүгенге көндә калган объектлар буенча тиешле эшләр оештырылган. Тантаналы чарада ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин, Алабуга муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриев катнашты. Марат Айзатуллин билгеләп үткәнчә, бүген файдалануга тапшырыла торган йорт проблемалы йортлар арасында санала. Аны тапшыру Татарстан Республикасы Президенты һәм федераль үзәкнең кабул ителгән карарлары, Республика Хөкүмәте, Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, муниципаль берәмлекләр башкарма комитетлары һәм өлешчеләргә ярдәм итү фондының уртак эше нәтиҗәсендә мөмкин булды.
«Бүгенге объектның тантаналы ачылышы - өлешчеләрнең хокукларын торгызу буенча республикада 2007 елдан бирле алып бара торган системалы эш нәтиҗәсе. Бу вакыт эчендә көтеп алынган фатирлардан 15 меңнән артык граждан ачкыч алды, 132 күпфатирлы йорт файдалануга тапшырылды», - диде министр. Ул барысын да көтеп алынган өй туе белән котлады, сәламәтлек һәм иминлек теләде. Исегезгә төшерәбез, 2015 елда йорт төзелеше «ЭкоДомСтрой» ҖЧҖ төзүчесенең гамәлләре нәтиҗәсендә туктатылды. 2019 елда йорт Татарстанның проблемалы объектлары реестрына кертелде. Йорт төзелеше «Паралакс Поволжье» ҖЧҖ төзелеш компаниясе тарафыннан 2020 елның маенда яңартылган.