Татарстанның белем бирү объектларын капиталь ремонтлау планның 51%ында төгәлләнгән

2021 елның 7 июле, чәршәмбе

Республиканың белем бирү учреждениеләрендә капиталь ремонт план күрсәткечләренең яртысыннан артыгы төгәлләнгән. 2021 елда бу эшләргә 2 млрд. сум финанслау каралган. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыров шундый мәгълүмат китерде. Ул искәрткәнчә, Татарстанда социаль объектларны капиталь ремонтлауга һәм реконструкцияләүгә аерым игътибар бирелә. 2012 елдан төбәктә мәгариф объектларын капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыру башланды. Узган елларда 1,4 меңнән артык мәгариф учреждениесе ремонтланган. «Быел әлеге программа буенча 213 мәгариф объектында капиталь ремонт планлаштырылган. Алар арасында 33 муниципаль мәктәп, 10 коррекцион мәктәп, 48 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы, 116 объектта функциональ зоналарны ремонтлау, шулай ук дүрт объектта уңайлы мохит булдыру буенча эшләр бара. Финанслау күләме 2 млрд. сум тәшкил итә. 2 нче июльгә программаның үтәлеш күләме 51%ка бәяләнә», - дип сөйләде журналистларга Насыйров. «Шулай ук 2014 елдан республикада база эш бирүчеләренең кадрлар ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен ресурс үзәкләренә капиталь ремонт ясау программасы гамәлгә ашырыла. Узган вакыт эчендә шундый 82 учреждение ремонтланган. Быел 500 млн. сумлык тугыз объектны ремонтлау планлаштырылган. 2 июльгә башкарылган эшләр күләме 52% тәшкил итә, бер объект инде төгәлләнгән», — дип нәтиҗә ясады Илдус Насыйров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International