Татарстан, торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштырырга ярдәм итүче Фондтан 400 млн. сум алачак. Әлеге хәбәрне бүген, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов, ТР Хөкүмәте Йортында видеконференция режимында, ТР Президенты һәм ТР Премьер-министры катнашында, торак төзү һәм файдалану сорауларына багышланган республика киңәшмәсе барышында әйтте.
“Субъектлар рейтингында Татарстан Республикасы ТКХ Фондынында 1 урынны алды, әлеге күренеш 2013 елда өстәмә рәвештә 400 млн. сум алырга мөмкинлек бирә. Әлеге чараларны бүлү процессы якын арада әзерләнәчәк һәм килешүгә җибәреләчәк”, - диде ул.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чиратында билгеләп үткәнчә, бу – ТКХ ны эффектив реформалаштырган, шулай ук әлеге өлкәдәге региональ программаларны уңышлы тормышка ашырган өчен премия булып тора.. Әлеге акчалар республиканың бөтен министрлыклары һәм ведомстволарының, шулай ук муниципаль оешмаларның уртак көче белән эшләнеп алынган һәм әлеге чаралар капиталь ремонтка тотылачак.
Фәрит Хәнифов искәртеп үткәнчә, ТРда 2013 елгы капиталь ремонт программасын финанслауның күләме 4 млрд. 700 млн. сумны тәшкил итә. Программада 41 район катнаша. Бу гомуми мәйданы 5,6 млн. кв. метр булган 823 күпфатирлы йорт дигән сүз. 233,6 мең гражданның торак шартларын яхшырту планлаштырыла. Бүгенге көндә 730 йортта эшләр башланган. Шулай ук мәктәпләрдә һәм ФАПларда да эшләр дәвам ителә.
ТР Президенты кабул иткәндә формаль язуларны һәм акча күчереп алуларны кисәтү өчен фоторәсем ясарга һәм аларны эшләрне тәмамлау актларына куярга тәкъдим итте.
Моннан тыш, узган елгы охшашлык буенча, Рөстәм Миңнеханов, мәктәпләрдә әйбәт капиталь ремонт үткәрү өчен иганәчеләрне җәлеп итәргә һәм районнарның эчке мөмкинлекләреннән кулланырга тәкъдим итте.