Бүген Казанда Агропромпарк тулы көченә эшли башлады. Россия өчен уникаль булып саналган комплексның беренче кунаклары арасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та бар иде. Аны әлеге комплекста вице-премьер- ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстанның икътисад министры Мидхәт Шагиахметов, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алмаз Әхмәтшин, Казан мэры Илсур Метшин озатып йөрде.
Агропромпарк – ул республиканың авыл хуҗалыгындагы кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүгә юнәлтелгән технологик комплекс. Ул 8,5 гектар мәйданда урнашкан, төп бинаның мәйданы 54 мең квадрат метрны тәшкил итә. Сәүдә мәйданнары 13,8 мең квадрат метрны тәшкил итә, шулай ук комплекста склад бүлмәләре, ветеринар лаборатория, кафе, 38 номерлы кунакханә һәм авыл-хуҗалыгы продукциясен эшкәртү өчен җитештештерү бүлмәләре каралган. Хәзерге вакытта Агропромпаркта 257 резидент үз продукциясен тормышка ашыра, икмәк пешерү цехы эшли, ит продукциясен эшкәртүче цех ачылырга тора.