“Казанская теплосетевая компания” ААҖ 2013 елгы Универсиаданың чираттагы объекты - Kazan-Arena стадионын үзенең җылылык челтәрләренә технологик тоташтыру эшләрен тәмамлады, дип хәбәр итә компаниянең пресс-хезмәте.
45 мең кеше сыйдырышлы бинаның мәйданы 134 мең кв. метрдан артып китә. Әлеге объектны җылылык энергиясе һәм кайнар су белән тәэмин итү өчен чыдам һәм коррозияле , пенополиуретанлы җылылык чыгармаучан, дымлылыкны оператив-дистанцион контрольдә тоту системасына приборларны тоташтыру өчен кирәк булган сигналлы кабельле заманча торбалар урнаштырылган.
Стадион яңа төр энергия куллану объекты булып тора, монда җылылыкны транспортлаштыру һәм кайнар су белән тәэмин итүне оештыруда заманча күренешләр кулланылган. Аерым алганда, дүрт индивидуаль җылылык пунктлары нигезендә бәйсез системалар монтажланган, аның төп элементы булып җылылык алмаштыручы тора. Ул челтәрдән биналарда комфортлы һава температурасын саклау өчен кирәк булган күләмдә җылылык ала.
“Казанская теплосетевая компания” ААҖ 2013 елгы Универсиаданың төп объектын җылылык энергиясе һәм кайнар су белән тәэмин итүче бердәнбер оешма булып тора.