Алексей Фролов: Татарстанда ТКХ өлкәсендә үтә күренмәле система төзелгән

2021 елның 26 июле, дүшәмбе

Татарстанда торак-коммуналь хуҗалыкның аңлаешлы һәм үтә күренмәле системасы эшли, ул дәүләт тарафыннан катгый контрольдә тотыла. Бу хакта «Идел» экспертлар клубы утырышында ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте. Ул искәрткәнчә, илнең гамәлдәге Торак кодексы инде 15 ел эшли. Ул торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә хосусый оешмаларны җәлеп итүгә юнәлдерелгән, әмма бу процесс илнең һәр төбәгендә төрлечә үскән. «Татарстанда кебек, хакимиятнең дәвамчанлыгы булган җирдә, система төзелгән, һәм ул катгый контрольдә тотыла», — дип билгеләп үтте Фролов. Мисал итеп ул Мәскәүне китерде, анда әлегә кадәр Совет тибындагы төркемнәр эшли, ә торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә ярдәм итүгә миллиардлаган сум акча сарыф ителә. «Бездә мондый хәл юк, бу өлкә торак милекчеләре түли торган акчага яши», — дип аңлатты Фролов. «Торак белән идарә итү өлкәсен һәм коммуналь өлкәне төгәл бүләргә кирәк. Коммуналь өлкәдә дәүләткә оешмаларның бәя хасил итүен катгый контрольдә тотарга кирәк. Чөнки анда зур ресурслар һәм резервлар бар, аларны башка өлкәләргә күчерергә мөмкин», - дип нәтиҗә ясады Алексей Фролов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International