Бүген Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Казанда татар телендә белем бирә торган 18 нче гимназияне реконструкцияләү мәсьәләсе буенча күчмә киңәшмә үткәрде. Биредә бинага өстәмә корпус төзү буенча эшләр планлаштырылган. Заказ бирүче - Татарстан Республикасының Төп инвестицион-төзелеш идарәсе. Хәзерге вакытта объектта төзү-монтаж эшләре бара. Объектның гомуми мәйданы 10 мең кв.метрдан артык. Киңәшмә барышында Төзелеш министрлыгы башлыгы төзелеш эшләренең барышы белән танышты һәм билгеләнгән график нигезендә процессны тизләтергә кушты.