2021 елда ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы алты милли проектны тормышка ашыруда катнаша: «Демография», «Торак һәм шәһәр мохите», «Экология», «Мәгариф», «Сәламәтлекне саклау» һәм «Мәдәният». Югарыда күрсәтелгән 6 милли проект кысаларында 12 федераль проект гамәлгә ашырыла. Татарстанның Төзелеш Министрлыгына илкүләм проектларны гамәлгә ашыру өчен 11 млрд. сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов сөйләде. «Быел 95 объект һәм 3,8 мең кв.метр авария хәлендәге торак капиталь ремонтлана, төзелә һәм төзекләндерелә», — диде Фролов. Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, агымдагы елда «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча 65 объектта эшләр алып барыла һәм 3,8 мең кв.м. аварияле торактан гражданнарны күчерү башкарыла, гомуми суммасы - 3,3 млрд. сум. Әлеге проект кысаларында «Стимул» программасы да тормышка ашырыла, ул эре төзүчеләр тарафыннан торак төзелешен активлаштыруга юнәлдерелгән. Аның буенча «Арт-Сити» торак комплексы мәктәбендә, Казанның өч балалар бакчасында, «Җәй» торак комплексы өчен ике тышкы инженер челтәрендә һәм «Якты Үзән» ТК чистарту корылмаларында эшләр финансланачак. Милли проектлар Рәссәйдә 2019 елдан башлап РФ Президенты Владимир Путин Указы буенча гамәлгә ашырыла.