Татарстанда 198 мәгариф учреждениесе яңартылган азык-төлек блогларын алачак

2021 елның 4 августы, чәршәмбе

Республикада мәктәп азык-төлек блокларына капиталь ремонт ясау буенча яңа программаны гамәлгә ашыру тулы куәтенә бара. Агымдагы елда Татарстан Республикасының 44 муниципаль берәмлегендә 198 объектны ремонтлау планлаштырылган. Бу хакта Казанның 91 нче мәктәбенә пресс-тур барышында билгеле булды. Учреждениедә ремонт эшләренең барышын ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыров һәм ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина бәяләде. «Әлеге программа кысаларында азык-төлек блогы биналарында ремонт һәм бизәү эшләре бара, эчке инженерлык челтәрләрен ремонтлау, шулай ук яңа заманча җиһазлар урнаштыру каралган. Хәзерге вакытта башкарылган эшләр күләме 53% тәшкил итә», - дип хәбәр итте Илдус Насыйров. «Узган елдан башлап 1-4 сыйныф укучылары бушлай кайнар ризык белән тәэмин ителәләр. Бу азык-төлек блогларына йөкләнешне көчәйтте. Быел аны 211 мең бала алачак», - дип өстәде Алсу Әсәдуллина. 91-нче номерлы мәктәп директоры Илнур Гаффаров әлеге программа ярдәмендә ашханә танымаслык булып үзгәрде, дип билгеләп үтте: «Балаларны яңа ашханә белән таныштыру өчен, тиздән ачылыш көтәбез. Биредә барысы да үзгәрде, өйдәгечә уңайлы булды.  Безнең өчен иң мөһиме - балалар монда үзләрен өйдәге кебек уңайлы хис итә алсын». Чарада, шулай ук, Казан шәһәре Башкарма комитеты һәм подрядчы оешма вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International