Универсиада авылында 3,5 мең урын өчен туклану пункты төзелде. 3,5 мең утыру урыны булган, билгеле бер вакыт өчен генә эшләнгән корылмада милли, азиат, европа, вегетариан, хәләл ризыклар пешереләчәк һәм өләшенәчәк, әлеге корылманың мәйданы 12,6 мең кв. метр.
Объектны тулысынча тапшыру июнь башына планлаштырылган. 21 һәм 22 июнь көннәрендә туклану пунктында 12,5 мең кеше өчен тест формасында 4 тапкыр туклануны оештыру планлаштырыла.