Марат Айзатуллин Балтач муниципаль районында булды

2021 елның 10 августы, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Балтач муниципаль районында эш визиты белән булды. Күчмә киңәшмәдә ТР Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин һәм Главное инвестиционно-строительное управле директоры урынбасары Илнур Кәлимуллин катнашты. Эш сәфәре барышында Марат Айзатуллин Арча һөнәри көллиятенең Норма авылындагы филиалын карап чыкты, анда бинаны реконструкцияләү планлаштырыла. Шуннан соң министр Балтач штб Салкын Чишмә елгасының икенче чиратын төзекләндерү белән танышты. Бүгенге көндә объектта җир эшләре, юллар салу һәм кече архитектура формаларын урнаштыру тәмамланып килә. Төзекләндерү территориясенең мәйданы 6 мең кв. метр тәшкил итә. Исегезгә төшерәбез, 2021 елда Татарстанда «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» Федераль программасы кысаларында «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында федераль һәм республика бюджетлары хисабына 49 җәмәгать пространствосын төзекләндерү планлаштырыла. Моннан тыш, кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр тирәлеген булдыруның иң яхшы проектлары Бөтенрәссәй конкурсында җиңгән 8 объектны гамәлгә ашыру планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International