Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин рәислегендә «Лаеш төен» һәм «Зур Яшел Үзән»территориясендә инженер челтәрләрен проектлау һәм төзү соравы буенча киңәшмә булды. Эшлекле очрашуда катнашучылар «Зур Яшел Үзән» проектының «Лаеш төене» территориясендә су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, газ белән тәэмин итү һәм яңгыр сулары канализациясе челтәрләрен проектлау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Шулай ук «Зур Яшел Үзән» проектын гамәлгә ашыруның 1 этабы территориясендә социаль һәм транспорт инфраструктурасын үстерүгә кагылышлы мәсьәләләр каралды. Киңәшмәдә Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев, Лаеш районы Башлыгы Илдус Зарипов, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасарлары Владимир Кудряшев һәм Данис Вилданов, башка министрлыклар һәм ведомстволар, заказ бирүче һәм проект оешмалары вәкилләре катнашты.