Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин рәислегендә 2021/2022 елларда ягулык чорына әзерләнү буенча республика штабы утырышы булды. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль берәмлекләре, башка министрлыклар һәм ведомстволар, тармак оешмалары вәкилләре катнашында видеоконференция режимында узды. Штаб эше барышында министр «Торак фонды мониторингы»мәгълүмати-аналитик системасына ягулык чорына әзерлек буенча чаралар үтәлеше турында мәгълүмат кертү кирәклеген искәртте. ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыров, үз чиратында, республикада коммуналь һәм инженерлык инфраструктурасы объектларының әзерлеге турында хәбәр итте: «Бүгенге көндә суүткәргеч насос станцияләренең 93% әзер, су алу корылмаларының 92%, котельныйларның 87% һәм суүткәргеч челтәрләрнең 86% әзер». Моннан тыш, утырышның көн тәртибенә ярашлы рәвештә махсус техника, автотранспорт һәм тимер юл юллары әзерләү мәсьәләсе каралды. Киңәшмә ахырында штабта катнашучылар 2021/2022 елның ягып җылыту чорында ягулык-энергетика һәм торак-коммуналь комплекс предприятиеләрендә гадәттән тыш хәлләрне бетерү буенча җирле һәм ведомство авария-торгызу формированиеләренең әзерлек барышы һәм торышы турында Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкиленең докладын тыңладылар.