2021 елның 21-24 сентябрендә Казанда Kazan DigitalWeek-2021 Халыкара форумы узачак. Әлеге чараны «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә катнаш (офлайн + онлайн) форматта уздыру планлаштырыла, ул күргәзмә павильоннары, сессия заллары, ачык демонстрация мәйданчыклары, уңайлы транспорт һәм рекреацион инфраструктура белән тәэмин ителгән.
KDW-2021 төп тематик юнәлешләре:
"Интеллектуаль транспорт системалары";
"Ситуацион үзәкләр";
"Цифрлы индустрия 4.0";
"Финтех экосистемасы";
"Киберкуркынычсызлык";
"Бизнеска интеграцияләнгән инновацияләр";
"Мәгариф өлкәсендә цифрлы технологияләр";
"Мәдәният өлкәсендә цифрлы технологияләр";
"Сәламәтлек саклау һәм медицина өлкәсендә цифрлы технологияләр";
"Авыл хуҗалыгы өлкәсендә цифрлы технологияләр".
Kazan Digital Week-2020 форумы нәтиҗәләре kazandigitalweek.ru / kazandigitalweek.com сайтында урнаштырылган. Монда ук булачак вакыйга турында тулырак мәгълүмат урнаштырыла.
Программа, форумда катнашу шартлары һәм аны оештыручылар турында тулырак мәгълүмат белән Kazan Digital Week сайтында танышырга мөмкин.