Юрий Аляшев Алабуга беренче сыйныф укучыларына портфельләр тапшырды

2021 елның 19 августы, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Юрий Аляшев беренче сыйныфка баручы балаларга портфельләр тапшырды. Тантаналы чара район мәдәният йортында узды. Алабуганың 80нән артык беренче сыйныф укучысы барлык кирәк-яраклар белән портфельләр алды. Татарстанда мәктәп портфельләрен тапшыру традициясе 2007 елда ук барлыкка килде - нәкъ менә шул вакыттан бирле хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы инициативасы һәм Президент ярдәме белән «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе үткәрелә. «Белем - сезнең киләчәк нигезе, уңышка ирешү юлында төп шарт! Шуңа күрә укытучыларыгызны һәм әти-әниләрегезне югары бәяләр белән сөендерегез, мәктәп тормышында актив катнашыгыз, инициатива күрсәтегез. 1 сентябрь сезнең өчен зур биеклекләргә юлда старт булсын», - диде үз чыгышында Юрий Аляшев. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, 1 сентябрьгә Татарстанда 7 яңа мәктәп ачылачак. Парта артына Казан, Чаллы, Актаныш, Лаеш районының Усад авылы һәм Питрәч районының Көек бистәсеннән 7 меңнән артык укучы утырачак. «Без мәктәпләрне, балалар бакчаларын яңартуга да зур игътибар бирәбез. Быел гына республикадагы капиталь ремонт программасы 200дән артык мәгариф объектын үз эченә ала. Димәк, яңа белем алу шартлары меңләгән яшь татарстанлы өчен яхшырачак», - дип ассызыклады министр урынбасары. Исегезгә төшерәбез, акция август ахырына кадәр дәвам итәчәк һәм анда һәркем катнаша ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International