Казанга эшлекле сәфәр белән Алмата акиме килде

2013 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Казахстан Республикасы Алмата шәһәре акиме Әхмәтҗан Есимов  белән очрашты. Әлеге очрашу Казахстан Республикасы делегациясенең ТРсына булган визиты кысаларында булды. Очрашуда, шулай ук, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.С. Әхмәтшин дә катнашты.

Бүген Казахстан делегациясе әгъзаләре Универсиада Авылында булдылар, анда алар өчен 2013 елгы Уеннарны, шулай ук теннис Академиясен презентацияләү оештырылган иде.  

КФУда Әхмәтҗан Есимовның Казанда белем алучы  Казах  студентары белән очрашуы булды. Аннан соң ИТ-паркта кунаклар өчен Татарстанның икътисади һәм инвестицион потенциалы турында презентация үткәрделәр. Казах делегациясе әгъзаләрен  “Электрон Татарстан”, “ Иннополис” һәм “Смарт-сити”  проектлары белән таныштырдылар, шулай ук гадәттән тыш хәлләр вакытында зыян күрүчеләрне коткару координациясе ГЛОНАСС+112 системасының мөмкинлекләрен күрсәттеләр.

Бүген ук Алмата акиме Казан Кремлендә ТР Дәүләт Советнигы Минтимер Шәймиев белән очрашты. Кунаклар өчен “Татарстанның мәдәни мирасы: Борынгы шәһәр Болгар һәм Свияжск утрау-шәһәрчеге” проектын презентацияләү  оештырылган иде.

Аннан соң Әхмәтҗан Есимов белән Рөстәм Миңнеханов очрашты. Аларның әңгәмәсе Татарстан Президентының Казан Кремлендәге эш кабинетында башланып китте, һәм әлеге очрашу Казах делегациясе әгъзаләре һәм ТР Хөкүмәте  катнашындагы киңәйтелгән составта килешүләр залында дәвам итте.

Очрашу тәмамлангач, Әхмәтҗан Есимов журналистларга хәбәр итәнчә, Казахстан делегациясенең Татарстанга булган визитының төп максаты – Универсиадага  әзерле барышы белән танышу. Аның сүзләренчә, ТР тәҗрибәсе Алмата өчен бик мөһим, чөнки Казахстанның эре шәһәре  2017 елда кышкы Универсиада үткәрергә әзерләнә. “Тулы мәгълүмат биргәннәре өчен Татарстан Президентына һәм коллегаларга  рәзмәтлемен. Без Универсиада объектларында булдык һәм масштаблы һәм алдан уйланып эшләнгән эшләрне күрдек, үзебез өчен күп кенә нәтиҗәләр ясадык”, - диде Алмата акиме.

Аның сүзләренә караганда, ИТ-парк Казах делегациясендә аеруча  зур тәэсир уяткан. Алматада, Казахстан Президенты указы белән, шулай ук  инновацион технологияләр паркы  барлыкка килгән. “Бу яктан караганда Кзан ИТ-паркының эше бик кызыклы, һәм без бик күп нәрсәне үзләштерергә һәм эшне Татарстан тәҗрибәсенә нигезләнеп төзергә булдык”, - дип билгеләп үтте А. Есимов. Аның сүзләренә караганда, “Иннополис” һәм “Смарт-сити” һәм “Алабуга” АИЗ проектлары да Казахстан өчен кызыклы кызыклы, чөнки Алмата да мондый төрдәге төзелеш–300 мең кеше яшәрлек яңа район төзү планлаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International