Татарстанның федераль программаларда катнашуы күп очракта Дәүләт Думасының Татарстан Республикасыннан килгән депутатларының актив эше белән бәйле. Әлеге фикерне бүген, республика Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан депутатлары һәм Федерация Советы әгъзаләре белән очрашуда әйтте. Очрашу ТРның РФдагы Вәкаләтле вәкиллегендә үтте, әлеге чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәмәтшин, Төзелеш, архитектура һәм торак-комуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин, республиканың башка министрлыкларыннан вәкилләр катнашты.
Очрашуны ачканда, Рөстәм Миңнеханов, Татарстанда берничә федераль программаның уңышлы тормышка ашырылуы турында әйтеп китте, аның сүзләренчә, бу уңышларга ирешүдә республика Хөкүмәте белән бергә парламентариянең дә өлеше зур. “ Әлеге программалар кысаларындагы финансның күләме кечкенә түгел, ләкин әлеге сумманың тагын да күп булуы өчен актив эшләргә кирәк”, - дип уйлый ТР Президенты.
Ул ассызыклап үткәнчә, федераль программаларда катнашу өчен аларның эшләнмәләре турында алдан белергә кирәк. Моның өчен Рөстәм Миңнеханов депутатларны федераль министрлыклар , шулай ук эре федераль үсеш иснститутлары, дәүләт компанияләре белән актив эшләргә чакырды.
“Татарстан депутат төркеме көчле һәм дәрәҗәле булырга тиеш”, - дип ассызыклады ТР Президенты.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәмәтшин, яшәп килгән проблемаларны белү өчен, депутатларны Татарстан предприятиеләрен карарга чакырды.
Парламент вәкилләре, үз чиратында, Рөстәм Миңнехановка үзләренең тәкъдимнәрен һәм теләкләрен әйттеләр. Татарстан Президенты, республика җитәкчелегенең, ТР үсешенә юнәлдерелгән барлык инициативаларга да ярдәм итәргә әзерлеген ассызыклады.