Җәй тәмамлана һәм яңа уку елы якынлаша. Татарстан төзүчеләре уку йортларын төзеделәр һәм капиталь ремонтладылар. 1 сентябрьдә яңа мәктәпләрдә 7 меңнән артык укучыны каршылый алачаклар.
Алар арасында Казан шәһәренең Совет районындагы Н. Ершов урамындагы торак комплекста 1501 урынга исәпләнгән бассейн булган гомуми белем бирү мәктәбе, Лаеш МР Усады авылында 500 урынлык гомуми белем бирү мәктәбе, Казан шәһәренең «Салават Күпере» торак районының 3-9 кварталында 1224 урынга исәпләнгән мәктәп, Яр Чаллы шәһәрендә Замелекесье микрорайонында 1224 урынга исәпләнгән мәктәп, Яр Чаллы шәһәре Чулман проспектында 1224 урынга исәпләнгән мәктәп («Адымнар»), Актаныш районы Актаныш авылында 462 укучыга исәпләнгән мәктәп, Питрәч муниципаль районының Көек авылында 1224 урынга исәпләнгән мәктәп. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 22.01.2001, № 96-р күрсәтмәсе белән 2021 елда Татарстан Республикасының гомуми белем бирү һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмаларын капиталь ремонтлау өчен 2 млрд.сум күләмендә акча бүлеп бирелгән. Әлеге бюджет кысаларында ел ахырына кадәр 212 мәгариф объектында – мәктәп һәм балалар бакчаларында капиталь ремонт планлаштырылган. Бүгенге көндә 31 муниципаль мәктәптә, 10 махсус (коррекцион) мәктәптә, 116 функциональ зонада, 38 балалар бакчасында эшләр тәмамланган, шулай ук 1 муниципаль мәктәп төзекләндерелгән. Моннан тыш, инвалидларның һәм халыкның башка аз хәрәкәтләнүче төркемнәренә киртәләрсез үтеп керү мөмкинлеген җайлаштыру буенча эшләр башкарылды: 3 объектта эшләр тулысынча тәмамланган (2 балалар бакчасы һәм бер мәктәп).
Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының азык-төлек блогларын капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыру максатларында агымдагы елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән 1 млрд. сум күләмендә акча бүлеп бирелгән, аларга 196 объект ремонтлана. Әлеге программа кысаларында түбәндәгеләр үтәлә:
- азык-төлек блогы биналарында ремонт һәм бизәү эшләре (идәннәр, стеналар, түшәм);
- эчке инженерлык челтәрләрен ремонтлау - җиһазлар (плитәләр, мичләр, азык-төлек кайнату казаннары, вытяжкалар, савыт-саба юу машиналары, шкафлар, витриналар, тарату линияләре, суыткыч җиһазлары һ.б.) сатып алу.
Әлеге программа буенча башкарылган эшләр күләме 99 процент тәшкил итә.